Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Римма Сыдыкова: Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча лидер булып тора

0

Татарстан социаль ярдәм чаралары буенча Россиядә лидер булып тора. Быел республикада гаиләләргә ярдәм итүнең 60тан артык чарасы гамәлдә. Бу хакта журналистларга Казанның «Елмай» паркында узган Гаилә бәйрәмендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының ТР буенча филиалы социаль координаторы Римма Сыдыкова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Узган ел социаль ярдәм чараларыннан 1 миллионнан артык кеше файдаланды. 2022 елдан республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Бу контракт төзегәндә бер мәртәбә бирелә торган төбәк түләүләре, торак-коммуналь хуҗалыкка ташламалар, түләүсез дәвалану, тернәкләндерү, эшкә урнашуда ярдәм итү, торак урыннарны җайлаштыру мөмкинлеге», - дип сөйләде ул.

Сыдыкова ассызыклаганча, республикада 50 меңнән артык күп балалы гаилә яши, халыкның гомер озынлыгы арта. «Бу югары медицина ярдәме һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече дип уйлыйм. Һәм республика җитәкчелегенең бу ярдәмен һәркем үзендә тоярга мөмкин», - дип белдерде ул.

«Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Римма Сыдыкова билгеләп үткәнчә, күп балалы ана һәм махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны социаль ярдәм чараларыннан файдалана. «Мисал өчен, «Батыр» картасы төрле чараларга, театрларга, музейларга, циркка йөрергә мөмкинлек бирә. Шундый ярдәм белән кызым хәзер Татарстан лагерьларының берсендә ял итә», - диде ул.

Татарстанда 1 июльдән 8 июльгә кадәр «Гаилә атналыгы» уза. Ул 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган. Бу атна кысаларында бөтен республика буенча 600дән артык чара үткәрү планлаштырыла. Сыдыкова фикеренчә, мондый киң күләмле вакыйга ел саен уздырылырга тиеш.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Римма Сыдыкова республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Рәисе сайлауларында катнашуын сораган иде. Ул шулай ук Миңнехановка иҗтимагый ярдәм штабы составына керә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России