Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Журналист Вәсилә Рәхимова: Гел кешенең трагедиясен, язмышын уку чыгырдан чыгара

0

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова «Татар журналисты» сәхифәсендә журналистикада эшләү алымнары һәм принциплары турында сөйләде.

«Эштә бер принцибым бар. Әйтик, Сез минем турында язарга килдегез. Сораулар бирәсез, бигрәк тә шәхси тормыш, гаилә мөнәсәбәтләре турында кызыксынасыз. Ярый, кеше тугарылып китте, елап та алды, күңеле нечкәрде... Журналистка ул ничек бар – шулай сөйләде. Журналист китә, язма әзерли. Журналист белән интервью бирүче арасындагы була торган серләрне газетада бастырып чыгаралар. Аны укыган кеше елый яки тавышлана. Гел кешенең трагедиясен генә язу чыгырдан чыгара! Ә бит андый газеталар чыга», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, кеше серен «чәчәргә» ярамый. «Табиблар арасында «врачебная тайна» дигән әйбер бар. Синең респондентың сиңа сөйләгән икән, аның бөтенесен да язарга кирәкми. Ул кешенең яшисе бар. Син яздың да, каләмеңне салдың да, иртәгә башка биремгә барасың. Үзебезгә авылга кайткач, бер апа ашта: «Журналистларны бер дә яратмыйм хәзер, аларга рәнҗүле. Бик кайгылы вакытым иде, мин аның белән сөйләшеп утырдым. Булганын-булмаганын – бөтенесен язды. Ә миңа үлгән баламның гаиләсе алдында оят булды», – ди. Ул кеше бөтен журналистка шундый мөнәсәбәттә бит!» – ди журналист.

«Әйтик, тормышта ярамаган әйберне күрдең, ди. Аны тизрәк каядыр «шулай күрдем әле мин» дип чәчәргә ярамый. Әни болай әйтә иде: «Кызым, ишеткән әйберләр дә, күргән әйберләр дә, сизгән әйберләр дә күп була. Аны бөтен дөньяга тарату мәҗбүри түгел. Һәр нәрсәнең үз урыны бар, үзеңне контрольдә тотарга кирәк». Әниләр белми әйтми», – диде Вәсилә Рәхимова.

Ул өметле журналистлар барлыгын әйтте. «Тормышта шундый вакыйгалар: әй, мин моны язмыйча калдыра алмыйм, язарга тиеш, мин язмасам, беркем күрми, дип яза торган материаллар була. Хәзер милли матбугатта газета-журналлар бик күп, мәгълүмат чаралары да күп, сайлау мөмкинлеге зур. Әмма «бу кыз буш әйбер язмый, бу егетнең язмалары һавада каләм тирбәтү генә түгел» дисең, өметле журналистларыбыз бар. Газеталарны өемә алдырам, аның тәмен табып, каләм белән астына сыза-сыза укыйм», – диде журналист.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России