Рөстәм Миңнеханов ИННОПРОМда ПД-8 двигателен карады һәм Tango самолетына утырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Екатеринбург-Экспо» халыкара күргәзмә мәйданчыгында эшли, анда «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы вакыйга урыныннан.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Миңнеханов өчен беренче павильонда Татарстан стенды буенча экскурсия үткәрде һәм күргәзмәдә төбәктән 100дән артык кеше эшләве турында сөйләде. Стендта барлыгы 30га якын катнашучы – җирле компанияләр һәм югары уку йортлары тәкъдим ителгән.
Аннары Рөстәм Миңнеханов икенче павильонга узды, биредә Sukhoi Superjet 100 пассажир самолеты өчен ПД-8 двигателе анда кызыксыну уятты. Җитештерүче вәкиле билгеләп үткәнчә, элек Россия-Франция двигателе куйсалар, хәзер аны тулысынча үзебезнең ил агрегаты алыштырачак.
Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева
Татарстан Рәисе шулай ук бизнес-класс өчен билгеләнгән «Авиация интерьерлары» кәнәфиләрен дә бәяләде.
Моннан тыш, Миңнеханов яшел төстәге Tango укыту-күнекмәләр үткәрү самолеты пилоты кабинасына утырды. Стенд хезмәткәре хәбәр иткәнчә, S7 Group тулысынча үзебезнең композит материаллардан эшләнгән.
