Хатын-кыз «Россия почтасы»ннан шалтыраткан мошенникка ышанып, миллион сумын югалткан
Казанда яшәүче хатын-кыз мошенниклар корбаны булган һәм миллион сумга якын акчасын югалткан. Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 59 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан, үзен «Россия почтасы» хезмәткәре дип таныштырган һәм посылка турында хәбәр иткән. Аны алу өчен хатын-кыз смс-хат аша килгән кодны атаган.
Соңрак аңа янәсе полиция хезмәткәре шалтыраткан һәм акчаларын «куркынычтан сакларга» тәкъдим иткән. Хатын-кыз счетыннан миллион сумга якын акча алган һәм курьерга тапшырган. Шуннан соң гына мошенниклар корбаны булуын аңлаган.
Хәзерге вакытта полиция җинаятькә катнашы булган затларны билгели.
