Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Юрист ишегалдындагы парковканы күршеләр әйләндереп алса нишләргә икәнен әйтте

0

Күршеләр парковкада машина кую урынына законсыз нигездә баганалар урнаштырып тимер чыбык яки чылбыр тарттырган очракта йортта яшәүчеләр эксплуатацияләүче оешмага мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.

«Эксплуатацияләүче оешмага (торак-эксплуатация конторасы яки торак милекчеләре ширкәте) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул парковкада урнаштырылган әйберләрне алып куярга тиеш. Әгәр дә мондый чара барып чыкмый икән, Кадастр һәм картография дәүләт теркәве федераль хезмәтенең территориаль бүлекчәсенә шикаять языла. Урнаштырылган баганалар янгын сүндерү машиналарына керергә дә комачаулаган очракта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шикаять юлларга мөмкин. Санитария нормалары бозылган очракта – шулай ук тиешле хезмәткә мөрәҗәгать итәргә», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Юрист шулай ук гражданнарны баганаларны мөстәкыйль рәвештә алып куймаска чакырды. Хокук бозу очрагын фото һәм видеога төшерү яхшырак. Кадрда автомобильнең дәүләт номеры һәм гомуми файдаланудагы территорияне әйләндереп алган чылбырлы баганалар күренергә тиеш.

«Башта кагыйдә бозучыга карата күрсәтмә языла һәм акчалата җәза билгеләнә, ә аннары ул үзе баганаларны алып куя», – дип ассызыклады ул.

РФ Торак кодексының 36 маддәсе нигезендә, йорт урнашкан җир кишәрлеге һәм яшелләндерү һәм төзекләндерү элементлары гомуми өлешле милек хокукы нигезендә күпфатирлы йорт бинасының милекчеләренеке булып тора, дип искәртте Соловьев.

«Ягъни күпфатирлы йортның гомуми милкен киметү йортта яшәүче барлык милекчеләрнең ризалыгы белән генә мөмкин. Әгәр дә кемдер моны үз теләге белән эшләгән икән, ул гомуми милекне үз файдасына киметкән булып чыга, ә бу законсыз гамәл санала», - дип аңлатты юрист.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России