Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Төмән өлкәсендәге Шатан авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

0

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәйханә Давлина һәм Гөлсинә Ташкееваның «Шатан мәчетендә бәйрәм» дигән язмасы басылып чыкты.

«Июнь ае бәйрәмнәргә бай булды. Корбан гаетләре узды, Сабантуйлар гөрли, ә Яркәү районындагы Шатан авылында мәчет ачылуының 30 еллыгын билгеләделәр.

Бәйрәмгә алдан ук зур әзерлек барды, Наилә һәм Фәрит Фәизовлар җитәкчелегендә авыл халкы какты-төзәтте, буяды. Мәчет кенә түгел, бөтен авыл кунаклар көтте. Бу бәйрәмнең төп максаты - халыкка тагын да искәртү, үз динебезне онытмыйк, дәвамыбыз булсын, туган җирне хөрмәт итик, дигән сүз.

Шатан - борынгы татар авылы. Мондагы мәчет, Тубыл архивында табылган документлар буенча, беренче тапкыр 1851 елда искә алына. Авыл халкы риваятьләре буенча ХVII гасырда ук мәчет булган. Революциядән соң, мулланы сөргенгә озатканнар, ә мәчеттә клуб эшләгән. Картлар динне ташламаганнар, качып-яшеренеп, өйләрдә гаетләр үткәргәннәр.

1990 елларда Гәбделхәлим Хисаметдинов тормыш иптәше Гөлҗиян Галимулла кызы белән яңа мәчет төзү турында карар итәләр. Гөлҗиян апа әйтүе буенча, борынгы аксакаллар төшкә кереп, шушы вазыйфаны Габделхәлим абыйга йөкләгәннәр. Бөтен Шатан халкы хуплаган, читтә яшәгән авылдашлар матди ярдәм күрсәткән.

Агач эше җиңелдән булмый шул. Иң ышанычлы ярдәмчеләре Хисаметдинов токымы булды: Кәбир, Хәйдәр, Гафур, Фәрхәт, Госман һәм башкалар. Тагын да зур, тату Басыйровлар гаиләсе, Гатиятуллиннар, Шәмсикамәр Кәримова балалары, Давлиннар, Шаморатовлар, Миргазизовлар, Шабановлар, Ниязовлар, Зәрә Шәрәфетдинова һәм башкалар. Аллаһы Тәгалә барысына да савабын бирсен! Габделхәлим белән Гөлҗиян апа төрле хәлләр кичергәннәр, могҗиза, мисал булырлык очраклар булган.

15 июньдә 1995 елда Шатанда яңа мәчет ачыла. Белемле кешеләр чакыртып, халыкка дини белем биреп, әкренләп мәчет эшләп китә. Габделхәлим абый авырый башлый һәм 2024 елның көзендә фани дөньяга күчә. Шул вакыттан бүгенге көнгәчә мәчет җитәкчелеген җаваплы, тырыш Вәлия апа Абдуллина алып бара.

Быелгы бәйрәмне, халыкны сөендереп, балалар - Ләйсән Давлина, Азалия Зиятдинова, Элина Галеева, Данил Туйчиков, Морат Туйчиков, Ясминә Нурбакова «Фатиха» сүрәсеннән башладылар. Яркәү, Бурбар, Кызыльяр мәчете имамнары хикмәтле сүзләр әйттеләр. Район автономиясеннән килгән Нурания Шарыгина, Гөлниса Фәхретдинова һәм Аксарина авыл җирлеге башлыгы Динара Моратова шатанлыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Бәйрәм кысасында күп чаралар узды, Бурбар кунагы мөнәҗәт башкарды, котлау сүзләре, бәйрәм намазы, корбан ашы белән дәвам итте. Халыкны оештыручы Найлә Фәизова-Кәримовага авылдашлары рәхмәтле.

Бәйрәм үткәч, мәчет манарасы өстеннән аккошлар әйләнделәр, элек авылга кермиләр иде. Бу да үзенә бер могҗиза булып күренде».







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России