Рөстәм Миңнеханов: Татарстандагы һәр гаилә белән горурланабыз
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
Миңнеханов сүзләренчә, гаилә тормышта төп терәк, җылылык һәм илһам чыганагы булып кала бирә. Ул Татарстанда мәхәббәткә, үзара аңлашуга һәм таянычка нигезләнгән ныклы гаилә традицияләренә хөрмәт белән карыйлар.
«Һәр гаилә белән горурланабыз!» – дигән республика башлыгы үзенең котлавында.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан видеоролик та урнаштырган. Анда Татарстандагы гаиләләр үз тарихлары белән уртаклашкан, үзара ярдәм, мәхәббәт һәм кыйммәтләр турында сөйләгән.
Видео: Рөстәм Миңнехановның Телеграм-каналы
