Миңнеханов Мишустинга Татарстанның эшен югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга республика җитәкчелегенең эшен югары бәяләгәне өчен рәхмәт белдерде. Мишустин Екатеринбургта узучы «ИННОПРОМ» күргәзмәсендә яңа Sollers SP7 минивэнын караганда Татарстанның эшенә югары бәя бирде.
«Бүген «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә яңа Sollers SP7 минивэнын презентацияләдек. Россия Премьер-министры эшебезгә югары бәя бирде. Рәхмәт, Михаил Владимирович!» - дип язган ТР Рәисе.
Фото: © t.me/rustamminnikhanov
Миңнеханов шулай ук фикердәшләрен Татарстанда узачак сәнәгать күргәзмәләренә һәм башка чараларга килергә чакырды.
«ИННОПРОМ сәнәгать форумында шулай тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу бик файдалы, дип саныйм. Бердәм булганда барлык мәсьәләләр дә җиңел чишелә һәм уртак максатлар тормышка ашырыла. Барлык фикердәшләрне һәм теләктәшләрне Татарстанда оештырыла торган күргәзмәләрдә һәм башка чараларда көтеп калам», - диде ул.
