Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Россиянең иң зур чатырлы лагере – Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде

0

Биләрдәге 2012 елдан башлап оештырыла торган традицион «Сәләт» форумы үзенең беренче сменасын – Сәләт Биләр Форумны башлап җибәрде. Ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Сәләт Биләр Форум – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы. Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырыла. Традицион фестивальдә Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.

Сменаның ачылу тантанасында Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады.

«Без сезне кунакчыл Алексеевск җирендә сәламнәргә бик шатбыз. Безнең өчен Биләр – бик мөһим урын. Инде 30 елга якын нәкъ менә монда яшьләр өчен шундый зур форум үткәрелүе белән без бик горурланабыз. Бу эшкә катнашы булган һәр кешегә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. «Сәләт» дип исемләнгән зур гаиләгә үсү, яңа үрләр яулау һәм иҗади уңышлар теләп калам», – дип белдерде ул.

Шулай ук форум катнашучыларын Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде.

«Мин Сәләттә 1998 елдан бирле. Ел саен без монда кайтабыз. Без – матур Биләр җиренең дәвамчылары, сез – аның дәвамчылары. Аерым рәхмәтләремне мин ТР яшьләр эшләре министрлыгына, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Алексеевск районына әйтәсем килә, алар безгә беренчеләрдән булып ярдәм күрсәттеләр. Әйтерсең лә, Биләр җире безне бик күп еллар дәвамында көткән. Сезгә Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановтан сәламнәрне җиткерәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк!», – диде ул.

Фото: © «Сәләт» матбугат хезмәте

Форумның төп үзенчәлеге шунда – катнашучылар бары тик чын сәләтлеләрдән генә җыела – катнашу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге җәйге профильле аланнарыннан булу мөһим: «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба».

Форумның ачылу тантанасында шулай ук ТР яшьләр эшләре министрының урынбасары Айгөл Сабирова да катнашты. Ул да министрлыкның сәламләү сүзләрен җиткереп, катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде.

Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена гадәттәгечә лагерьларның профильле тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган.

Фото: © «Сәләт» матбугат хезмәте

Шулай ук форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Әлеге проектта Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдән гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагогик юнәлешләрдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән курс студентлары катнашалар.

Проектның төп идеясе – мәгариф өлкәсендә педагогларны һәм идарәчеләрне һөнәри һәм шәхси үстерү, республика мәгарифендәге актуаль мәсьәләләрне чишү өчен инновацион юллар эзләү, мәгариф өлкәсендә татар телен үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын булдыру.

Сменаның бер көнендә форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт берләшмәсе активистлары гаиләләре дә җыелачак. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән «Асыл гаилә җыены» программасында катнашачаклар.

Беренче сменада Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын бала катнаша. Катнашучылар арасында фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары бар.

Форумда гадәттәгечә эко-юнәлеш буенча активлыклар узачак. Сменада табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр сериясе гамәлгә ашырылачак.

Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте төркемендә 11 июль (19:00 сәгатьтә) һәм 13 июль көнне (18:00 сәгатьтә) алып барылачак.

  • Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России