Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы утырышында парламентның ярты еллык эшен бәяләячәк
17 июльдә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы узачак. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясаячак. Бу хакта карар бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында кабул ителде.
Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 11 мәсьәлә, шул исәптән дүрт республика закон проекты кертелгән. Алар барысы да беренче укылышка әзерләнгән.
«Комитетлар тагын берничә закон проекты юнәлешендә эшли. Бәлки, алар әзер булгач, утырышның көн тәртибе тулыландырылыр», - диде парламент секретаре Лилия Маврина.
Депутатлар ТР Бюджет кодексына, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру, республикада урманнардан файдалану турындагы законнарга үзгәрешләр кертүче закон проектларын караячак.
Утырышта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин доклад белән чыгыш ясаячак дип көтелә. Ул 2024 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләячәк.
«Хөкүмәт сәгате» Россиянең миграция сәясәте мәсьәләләренә багышланачак. Парламентарийлар, миграция законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан территориясендә чит ил кешеләренең хезмәт эшчәнлеге турында фикер алышачак.
Депутатлар шулай ук бер федераль закон проектын һәм Россиянең башка төбәкләренең ике закон чыгару инициативасын караячак.
