Түбән Камада беренче тапкыр «СөлгеФест» татарча чигү фестивале узачак
18 июльдә Түбән Каманың «Гаилә» паркында татарча чигү традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга багышланган уникаль «СөлгеФест — Вышивай, любя» этномәдәни фестивале узачак. Бу масштаблы вакыйга шәһәрнең генә түгел, бөтен төбәкнең яңа мәдәни бренды булачак, дип яза «Туган як» газетасы.
Фестивальнең төп вакыйгасы — 60 метрлы сөлге булдыру, аны төрле милләт осталары бергәләп эшләячәк. Бу тукыманың һәр фрагменты Түбән Камада яшәүче халыкларның традицион орнаментларын күрсәтәчәк, алар дуслык һәм бердәмлекне символлаштырачак.
Патриотик өлешкә аерым игътибар бирелә — аерым мәйданчыкта барлык теләүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кулъяулыклар чигәчәк, аннары алар Түбән кама кешеләре хезмәт итә торган хәрби частьләргә тапшырылачак.
Фестиваль кунакларын бай программа көтә: традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар, чигелгән борынгы сөлгеләр күргәзмәсе, халык осталары конкурслары, фольклор коллективлар концерты, милли ризыкларны дегустацияләү һәм балалар өчен халык уеннары.
Бәйрәм милли костюмнарны тәкъдим итү һәм яңа туган балаларга махсус чигелгән почмаклар — буыннар бәйләнеше һәм традицияләрне дәвам итү символын тапшыру йоласы белән тәмамланачак, диелә хәбәрдә.
