Казанның үзәк китапхансендә Алмаз Монасыйповның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
Бүген композитор, дирижер, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Алмаз Монасыйповның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Бүген шул уңайдан Казанның үзәк китапханәсендә күргәзмә ачыла, анда композитор исеме белән бәйле сирәк нота басмаларын, китапларны һәм архив материалларын күрергә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге тарафыннан Алмаз Монасыйповның 100 еллыгына багышланган концерт та әзерләнә.
Алмаз Монасыйповның күп планлы һәм күптөрле жанрдагы иҗатын симфония, камера-инструменталь һәм вокаль әсәрләр, драма спектакльләренә язылган музыка тәшкил итә. Аның симфоник әсәрләре белән татар музыкасына сәнгати образлылыкның трагик драматургия фабуласы һәм драматик фикерләү алымнары, музыкаль-тематик өлкәдәге сатира-гротеск белән бәйле яңа системасы килеп керә, диелә хәбәрдә.
