Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган

0

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел башыннан 1702 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, урманны ясалма торгызу эшләре –1450 гектар мәйданда, катнаш торгызу – 2 гектарда, табигый – 250 гектарда үткәрелгән.

«Хәзерге вакытта урманны табигый торгызу буенча чаралар күрү дәвам итә. Бу – туфракның өстен минеральләштерү, урман кискәндә һәм, гомумән, табигый шартларда үскән яшь агачларны саклау кебек эшләрне үз эченә ала. Быел болар 1098 гектар мәйданда планлаштырыла», – диде Равил Кузюров.

Министр искәрткәнчә, «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында тагын бер эш юнәлеше – урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү. «Якын вакытта белгечләр каен орлыгы җыюга керешәчәк», – диде ул.

Ел башыннан 640 килограмм ылыслы токым орлыклары җыелган, шул исәптән: нарат орлыгы – 533 килограмм, чыршыныкы – 69 килограмм һәм карагайныкы – 38 килограмм. Быел барлыгы 11455 килограмм урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү таләп ителә.

«Моннан тыш, быел 2,5 мең гектар мәйданда урман культураларын хуҗалык өчен кыйммәтле токымнар категориясенә күчерергә кирәк. Әлеге эшләр көзге чорда узачак», – диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Мәгълүм булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проект буенча өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте», «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән)» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү».







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России