Зәйдә «Питрау чибәре-2025» игълан ителде
Зәйдә «Питрау чибәре-2025» игълан ителде. Бәйгедә районның иң кыю, уңган ун кызы катнашкан. Җиңүче булып Зәйдән Эльвира Мингалимова танылды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Бәйгедә Зәй шәһәреннән Камилә Мингалиева, Елена Шушарина, Эльвира Мингалимова, Кристина Муханова, Кадер авылыннан Лиана Ягафәрова һәм Лиана Габделхакова, Төгидән Дарья Шишканова, Мирный бистәсеннән Есения Билас, Аксардан Резеда Мозаффаровна, Сәвәләйдән Алиса Сабаева катнашкан.
Сайлап алу туры 10 июльдә «Энергетик» Мәдәният сараенда узды, анда кызлар жюри хөкеменә үзләре турында видеоролик, иҗади номер тәкъдим иттеләр, керәшеннәрнең традицион ризыкларының берсен һәм керәшен милли костюмнарыннан дефиле әзерләргә тиеш булдылар, диелә хәбәрдә.
