Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Шәйхразыев һәм Нарзуллаев Үзбәкстандагы татар иҗтимагый оешмалары буенча фикер алышты

0

Бүген, 14 июльдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләрдәге милләтара мөнәсәбәтләр һәм ватандашлык мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Олим Нарзуллаев белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессынының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстан Республикасы делегациясе составында Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләрдәге ватандашлык мәсьәләләре комитетының баш белгече Шохрух Бәхтияров, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков та бар иде.

Кунакларга Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Бөтендөнья татар конгрессы бинасы, Мәрҗани мәчете, Мәрҗани музее, Иске Татар бистәсе һәм Г.Тукай музейларына сәяхәт тәкъдим ителде.

Васил Шәйхразыев белән очрашу кысаларында Үзбәкстанның төрле шәһәрләрендә эшләп килүче 9 татар иҗтимагый оешмасы турында сүз барды, аларның эшчәнлегенә ярдәм итү мәсьәләсе каралды. Шушы оешмаларны берләштерүче яңа татар оешмасы төзү турында да фикерләр тәкъдим ителде. Татарстан һәм Үзбәкстан Республикалары шәһәрләре арасында тугандаш шәһәрләр хәрәкәте булдыру буенча да сөйләшенелде. «Татар милли хәрәкәте дөнья буйлап киң җәелгән, мөмкинлекләрдән файдалана аласыз», – диде Шәйхразыев.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России