Рөстәм Миңнеханов: Чаллыда Ислам үзәген һәм православие гимназиясен тизрәк төзиячәкләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда төзелеп килә торган Ислам рухи-мәгариф үзәгендә һәм «Святой Великомученник Георгий Победоносец» приходы территориясендә төзелеп килә торган православие гимназиясендә булган. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.
Фото: © t.me/rustamminnikhanov
«Ике объект та Яр Чаллы өчен бик мөһим һәм кирәкле», – дип язган республика Рәисе.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов: «Төзүчеләр белән эшләр алдан барсын дип килештек», дигән.
