Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Рөстәм Миңнеханов Чаллы халкын яңартылган киңлекләрне сакларга өндәде

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда булды. Ул ГЭС бистәсендә 7/2 йортының «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында яңартылган ишегалдын карады.

Татарстан Рәисе шәһәр халкы тормышында ишегалды киңлекләренең мөһимлеген әйтте.

«Кадерле, хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле Чаллы халкы! Искиткеч программа. Иртә ишегалдыннан башлана. Зурлар – эшкә китә, ә балалар көне буе монда. Кичен барысы да эштә кайта. Безне матур, каралган ишегалды каршы алуы мөһим. Без республика буенча 5 меңнән артык ишегалдын төзекләндердек, һәм эш дәвам итәчәк. Без бу ишегалдының нинди хәлдә булганын һәм аның ниндигә әверелгәнен күрәбез. Бердәнбер үтенеч: эшләнгәнне саклагыз һәм мәйданчыкны актив кулланыгыз. Сезне бу вакыйга белән котлыйм!» – диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов бу проектны урыннарда тормышка ашырган кешеләргә дә рәхмәт әйтте.

«Чаллы командасына, Татарстанның Шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллинага һәм аның хезмәттәшләренә, тәртип өчен шәһәр администрациясенә рәхмәт. Монда килгәндә чүп тә, чабылмаган газон да күрмәдем. Шәһәр бик күркәм», – диде ул.

Тантанада Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.

«Бүген 7нче комплекс ишегалдында бәйрәм. «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә соңгы биш елда Чаллыда якынча 8 млрд сумга 493 ишегалды яңартылды. Бу программа – республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы. Рөстәм Нургалиевич, халык турында кайгырткан өчен, Чаллының елдан-ел уңайлыга әйләнгәне өчен сезгә рәхмәтлебез», – диде Чаллы мэры.

Чараның рәсми өлеше ахырында программаның активистларын – шәһәр мохитен үзгәртергә һәм ишегалдындагы тормышны яхшырак итәргә булышкан кешеләрне хөрмәтләделәр.

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли башлады. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 5174 ишегалды территориясен төзекләндергәннәр. Быел исә 16 муниципаль берәмлектә 678 ишегалды тәртипкә китереләчәк.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России