Юрист пляжда ташлап калдырган чүп-чар өчен штрафлар турында кисәтте
Пляжда үзләреннән соң чүп-чар ташлап калдырган кешеләргә 3 мең сум, ә кабат хокук бозган өчен 5 мең сум штраф яный. Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский сөйләде.
Ул искәрткәнчә, мондый хокук бозулар өчен гражданнарның җаваплылыгы Россия Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсендә («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») күрсәтелгән.
«Бу маддә, пычратучы, аерым алганда, пляжларда үзләреннән соң чүп-чар калдыручыларга кагыла да инде. Анда әйтелгәнчә, җитештерү калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортировкалаганда, эшкәрткәндә һәм утильләштергәндә тирә-юньне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнарга 2 меңнән 3 меңгә кадәр административ штраф билгеләнә», – дип кисәтте юрист.
Аграновский сүзләренчә, бер ел эчендә кабат шушындый административ хокук бозу өчен гражданга 3 меңнән 5 меңгә кадәр штраф билгеләнә.
Әгәр вазифаи затларның яки бизнес вәкилләренең шушындый хокук бозуы ачыкланса, аларга 10 меңнән 50 меңгә кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору билгеләнә.
