Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Татарстанда мәшгульлек хезмәте модернизацияләү юлын уза

0

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстанда мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү бара. Бу максатларга 833,5 млн сум бүлеп бирелгән. Шуның 658,5 мең сумы – федераль бюджеттан һәм 175,037 мең сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика өчен бу яңа юнәлеш түгел – Татарстан модернизацияләүгә 2019 елда ук керешкән иде. Шул вакыттан башлап республикада Яр Чаллыда, Әлмәттә, Кукмара районында һәм Казан шәһәренең Мәскәү районында мәшгульлек үзәкләре яңартылды һәм бердәм фирма стиленә китерелде.

2023 елның декабрендә «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565 нче номерлы федераль закон үз көченә керде. Закон мәшгульлек хезмәтенең гариза бирү принцибыннан хезмәтне гаризасыз күрсәтүгә күчүен күздә тота. Әгәр элек гражданин һәр хезмәтне сорап гариза язган булса, хәзер ул конкрет тормыш ситуациясен генә билгели.

«Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәшгульлек хезмәте органнары хезмәтләрен алучы һәр кешегә индивидуаль якын килү принцибы кертелә. Бүген мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен 33 сервис һәм эш бирүчеләр өчен 27 сервис тәкъдим итәргә әзер.

Мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү эш эзләүчеләр, бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән үзара мөнәсәбәтләрдә проактив эш методын күздә тота. Бүген белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучының мәшгульлек үзәгенә килүен көтмиләр, ә аның кайтуы турында белешмәләр алып, аның белән элемтәгә чыгарга, үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә, аның эшкә урнашуга һәм уку узарга мохтаҗлыгын анализларга әзер. Әгәр хезмәт күрсәтү барышында башка органнардан ярдәм чараларына ихтыяҗ ачыкланса, мәшгульлек хезмәте алар белән актив хезмәттәшлек итә – мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыны «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән бергә озата бара.

Мондый эш ысулы уку йортларын тәмамлаучылар белән дә кертелер дип планлаштырыла: мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре яшь кеше уку йортыннан чыкканчы ук аны эшкә урнаштыру ихтималын, потенциаль эш урынын, эшкә урнашырга әзерлеген, аны кайда көтүләрен күзәтеп торачак. Проблемалар булса, эш бирүчене табарга ярдәм итәчәкләр. Шул ук вакытта чыгарылыш укучысын алган белгечлеге буенча эшкә урнаштыруга басым ясалачак.

Гражданнарның уңайлылыгы өстенлекле юнәлешкә әверелә: мәшгульлек үзәкләре учреждениеләрендә балалар өчен махсус почмак җиһазландырылачак. Моннан тыш, хезмәткәрләр бердәм форма киячәк. Шулай ук барлык чыгарыла торган продукция бер бренд астында булачк.

Республикада тиешле үзәкләштерү үткәрелде инде. Бүген Татарстанда бердәм республика мәшгульлек үзәге эшли, ә урыннарда аның составына керүче территориаль мәшгульлек үзәкләре эшли.

Хәзерге вакытта барлык территориаль үзәкләр буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару проценты 96 % тәшкил итә.

18 территориаль мәшгульлек үзәгендә төзелеш-монтаж эшләре 100 % башкарылган, кайбер учреждениеләрдә җиһаз һәм техника китерелгән.

«Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 ел башына республиканың барлык мәшгульлек үзәкләре бер үк бренд астында эшләячәк, барлык хезмәт күрсәтү комплекслары стандартлаштырылачак.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России