Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

«Ватанны саклаучылар» фонды махсус хәрби операция ветераннарына автомобиль тапшырды

0

Казанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева авыр дәрәҗәле инвалидлыкка ия булган ветераннарга кул белән идарә ителә торган дүрт автомобиль тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Махсус автомобильләрне Яшел Үзәннән Ранис Әхмәтҗанов, Ютазыдан Евгений Яхин, Питрәчтән Динар Нургатин һәм Зәйдән Илсур Шәйдуллин алды. Ветераннарны кул белән идарә ителә торган SWM һәм «Москвич» заманча кроссоверлары белән тәэмин иттеләр.

«Кадерле ир-егетләребез, хәрби хезмәткәрләребез, барлык татарстанлылардан сезгә чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүген без бик матур миссия башкарабыз — сезгә автомобиль ачкычлары тапшырабыз һәм имин юллар телибез. Бүген якыннарыгыз белән бергә килүегез бик сөендерә, аларга рәхмәт әйтәсебез килә. Бергә булуыгыз, бердәм булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Россия – көчле ил, чөнки биредә шундый көчле ир-атлар яши, рәхмәт сезгә», - диде Ләйлә Фазлыева.

Фонд һәрвакыт сезнең белән һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, дип искәртте махсус операция ветераннарына «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

«Сезнең янда һәрвакыт сезнең гаиләләрегез һәм безнең социаль координаторлар бар. Без сезгә тыныч тормышка кайтырга ярдәм итә алуыбызга шатбыз һәм сезгә ярдәмебезне кабул итүегез өчен рәхмәтлебез. Батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм күрсәткән үрнәгегез өчен рәхмәт сезгә», - диде ул.

Динар Нургатин «Татар-информ»га хис-кичерешләре турында сөйләде. Аның өчен машина – мобильлеген арттыруда зур адым.

«Мин хәзер спорт белән шөгыльләнәм. Минем өчен һәм минем гаиләм өчен машина зур уңайлык булачак. Укырга керергә һәм укуга машинада йөрергә планлаштырам. Фондка рәхмәт, мин бик шат», - дип сөйләде ул.

Динар Нургатин махсус операция зонасына 2022 елда мобилизация нигезендә эләккән. Узган елда яраланган һәм Мәскәүдә тернәкләнү узган, аннан сентябрьдә кайткан. Нургатин штурм вакытында яраланган, дошманга каршы артиллерия уты белән һөҗүм иткән чакта аның янында снаряд шартлаган.

Ранис Әхмәтҗанов «Татар-информ»га бик бәхетле булуын әйтте һәм дәүләт ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Мине 2022 елның сентябрендә хезмәткә чакырдылар. Башта атучы, аннары машина йөртүче булып хезмәт иттем. Хәрби бирем үтәгәндә ноктага кердек, шулвакыт коптер очып килде һәм граната ташлады. Ансы аяк астында, ә икенчесе – бераз читтәрәк шартлады. Машинада авылга әти-әни янына ешрак кайтып йөри алачакбыз. Хәзер буш вакытымда авылга кайтам, анда балык тотам. Әлегә ял итәм, соңрак эшкә урнашачакмын», - дип сөйләде ул.

Транспорт сатып алу «Ватанны саклаучылар» фондының инициативасын Россия Президенты Владимир Путин хуплау ярдәмендә мөмкин булды. Дәүләт Думасы оператив рәвештә федераль законнарга төзәтмәләр кертте. Фонд ике аягы да ампутацияләнгән һәм коляскада хәрәкәт итүче махсус операция ветераннарын автомобильләр белән тәэмин итә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России