Татарстанда 40 мең яшь сайлаучы беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирә алачак
Татарстанда быел 40 мең яшь сайлаучы беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирә алачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казандагы «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта хәбәр итте.
«Татарстанда барлыгы 981 мең яшь сайлаучы бар. Бу республикада тавыш бирүчеләрнең 33,5 проценты», - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстанда ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс округы буенча ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаулар узачак.
