Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Зәй игенчеләре беренчеләрдән булып уракка төште

0

14 июльдә Зәй районы аграрийлары республикада беренчеләрдән булып, «Урак-2025»не башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән булып ел уңышын җыйнауга «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» бүлекчәсе комбайнчылары кереште. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

«Аллага тапшырып, уракны башлап җибәрдек. Комбайнчы-механизаторларыбыз алдында бөртекле культуралардан иң беренче көзге бодайны җыйнау бурычы тора. Ул район территориясендә 16572 гектарда игелде. Бездә көзге бодайның өч сорты – «Базальт – 2», «Скипетр», «Умка» үстерелә. Тәүге урак «Базальт – 2» сортын җыюдан башланды, ул иртә өлгерә торган бодай, уңыш яхшы булырга тора, мәсәлән, бу басуда гына да биологик уңыш бер гектардан уртача 80 центнердан артык, ә алга таба ничек буласын вакыт күрсәтер. Комбайнчы-механизаторлар эшкә җиң сызганып кереште, аларга эш шартлары да, хезмәткә түләүдә тиешле дәрәҗәдә булачак. Шулай ук язгы бодай мәйданнары 11735 гектарны тәшкил итә, алар да яхшы гына күренә», – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

«Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» бүлекчәсе «Базальт -2» сортлы көзге бодай басуына 7 комбайн чыкты. Иң беренче уракка керешүчеләрнең башында быелгы «Кыр батыры» Илгиз Биккинин тора. Ул 18 ел дәвамында механизатор булып эшли, шуның ун елын комбайн штурвалы артында үткәрә. Әтисе Рәмзил абый эшен дәвам итүче Илгиз урак чорын көтеп алуын әйтә.

«Быелгы мул башаклы кырлар үзенә тартып тора. Көннәр аяз торганда кинәнеп эшләргә исәп тотабыз. Булган мул уңышны югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын», – ди ул.

Шулай ук 7 комбайнда да Илгиз кебек тәҗрибәле механизаторлар: әтиле-уллы Гыйльметдин һәм Нияз Фәйрушиннар, Шәйхенур Миңнекәев, Валерий Бутяев, Фәнил Закиров, Сергей Краснов.

«Зәй шикәре» агрофирмасы баш агрономы Айдар Тучин белдерүенчә, алар карамагында көзге бодай 4419, ә язгы бодай 4238 гектарда үстерелгән. Хәзер көннәр яңгырсыз вакытта, уңышны тиз арада җыйнау күз уңында тотыла, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России