Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Ренат Вәлиуллин: «Туган тел» терминын төшереп калдыру Конституциягә каршы килә

0

Белем бирү стандартларыннан «Туган тел» төшенчәсен төшереп калдыру Россия Федерациясе Конституциясен боза. ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы яңа үзгәрешләрне шәрехләп, ТР Дәүләт Советының XI утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү проектында «туган тел» төшенчәсен «Россия Федерациясе халыклары теле» төшенчәсенә алыштырырга тәкъдим ителә. Бу терминология илнең мәгариф өлкәсендәге төп канунга туры килми. Бүген Россиядә 155тән артык тел кулланыла. Әгәр без кешеләргә үз халкының телен туган тел дип санауны тыйсак, без РФ Конституциясенең барлык халыкларга туган телләрен саклау хокукын гарантияли торган 68нче маддәсен бозабыз булып чыга», - диде ул.

Вәлиуллин искәрткәнчә, әлеге карарлар ил субъектлары белән килештермичә кабул ителде. Шул ук вакытта, төбәкләр үз фикерен ике көн эчендә тәкъдим итәргә тиеш дигән таләп куялар.

«Кая шулай ашыгалар? Аңлашылмый. Бу яшерен нормага әверелә һәм борчу уята», - диде депутат.

Аерым алганда, яңа документта рәсми эш башкару һәм гаммәви мәгълүмат чараларының эше белән бәйле мәсьәләләр билгеләнмәгән.

«Моннан тыш, гаммәви мәгълүмат чаралары турындагы законны гаммәви мәгълүмат чаралары телен регламентлый торган яңа маддә белән тулыландыру ниятләнә. Рус телен мәҗбүри куллануны беркетергә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта, республикаларның дәүләт телләре генә кулланыла ала. Ягъни гражданнарның туган телдә мәгълүмат алуга хокукын тәэмин итү мәҗбүри булудан туктый», - дип искәртте ул.

Вәлиуллин сүзләренчә, закон проекты тиешенчә әзерләнмәгән, ә телләрне саклауга бәйле гарантияләр күрсәтелмәгән яки гомуми характерга ия.

«Законнар Россия Конституциясе принципларына туры килергә, телләрнең тигез хокуклылыгының реаль юнәлешен тәэмин итәргә һәм алар буенча киң җәмәгатьчелек катнашында фикер алышулар үткәрелергә тиеш», – дип сүзен төгәлләде Вәлиуллин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России