Татарстанда балигъ булмаган балаларга автомобиль бензины сатуны чикләячәкләр
Татарстанда балигъ булмаган балаларга автомобиль бензины сатуны чикләячәкләр. Республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты ТР Дәүләт Советының 11нче утырышында кабул ителде.
«Балигъ булмаганнарга автомобиль бензинын ваклап сатуны тыярга тәкъдим ителә. Транспорт белән идарә итү хокукына ия булган һәм бензинны заправкада сатып алучы 16 яшьтән өлкәнрәк затлар гына искәрмә булачак», – диде ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.
Ул билгеләп үткәнчә, закон проекты чикләүне үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгели.
Физик затларга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Закон проекты балалар арасында юл-транспорт травматизмы очракларын киметү һәм юлларда балалар үлемен булдырмауга юнәлтелгән, дип аңлатты депутат.
«Мондый чикләү кертү зарурлыгы автомобиль юлларында файдалану өчен каралмаган мототранспортта гомуми файдаланудагы юлларга чыгучы балалар саны арту белән бәйле. Балалар имин хәрәкәт итү кагыйдәләрен белми яисә аларны аңлы рәвештә боза», - дип ассызыклады ул.
Автозаправка станцияләре балигъ булмаганнарга ягулык сатуны чикли, әмма бу закон белән җайга салынмаган, дип өстәде Захарова.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе мәгълүматы нигезендә, 2024 елда мототранспорт һәм балигъ булмаган балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 2023 ел белән чагыштырганда 40 процентка, ә һәлак булучылар саны өч тапкырга арткан.
Агымдагы елның 25 июненә Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте булган.
