Федор Конюхов һава шарында беренче тапкыр Татарстан өстеннән очты
Татарстан Республикасының Зөя, Яшел Үзән районнарында уникаль һава очышы булды: 17июльдә легендар сәяхәтче Фёдор Конюхов беренче мәртәбә Татарстан территориясе өстенә аэростатта күтәрелде. Бу хакта GMB AERO аэроклубы хәбәр итә.
Экспедиция тәҗрибәле пилот, аэроклубка нигез салучы Андрей Ермолаев җитәкчелегендә үткән. Очыш штат режимында— тыныч, куркынычсыз һәм матур узган.
Бөтен дөньяга уникаль экспедицияләре белән танылган Фёдор Конюхов Татарстанны беренче мәртәбә кош очышы биеклегеннән күрде.
«Мин күп җирләрдә очтым, тик монда – чын-чынлап шаккаткыч. Биеклектән караганда, Татарстан – чип-чиста матурлык», – дип сокланган сәяхәтче.
Фёдор Конюхов – тарихта җир йөзен һава шарында очып әйләнеп чыккан сирәк кешеләрнең берсе. Аның дөнья тирәли очышы 268 сәгать (11 көн) дәвам иткән.
2016 елда Конюхов Халыкара аэронавтика федерациясе (FAI) версиясе буенча «Ел очучысы» булып танылды. Алдарак бу титулга 1961 елда галәмгә очкан Юрий Гагарин лаек булган.
Фёдор Конюховның Татарстанның һава киңлегендә беренче очышы аның өчен шәхси ачыш кына түгел, ә төбәк өчен тулаем мөһим вакыйга булды. Һава шарында очу бөек шәхеснең бөек җир белән очрашу символы буларак тарихка керде.
