Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Рөстәм Миңнеханов техника һәм комбайнчыларны башка төбәкләрдән җәлеп итү ихтималын әйтте

0

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Федерациянең башка субъектларыннан машиналар һәм кешеләр җәлеп итү ихтималын әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 16 районында көзге культуралар, язгы арпа, борчак һәм рапс суктыра башлаганнар. Бөртекле культураларның гомуми мәйданы 1 миллион 276 мең гектар тәшкил итә, шуларның 460 мең гектарын - көзге культуралар, 581 мең гектарын майлы культуралар били, дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

«Барлык эшләрне дә билгеләнгән срокларда һәм технологияләрне үтәп башкару мөһим. Республикада моның өчен кирәкле комбайннар, киптерү комплекслары паркы бар. Шулай ук башка төбәкләрдән дә техника һәм мехотрядлар җәлеп итү мөмкинлеген карарга кирәк», – дип искәртте ул.

ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, бүген урып-җыю эшләре инде 30дан артык районда бара. Эшкә 340 комбайн җәлеп ителгән. Төбәктә барлыгы 3200 комбайн исәпләнә. «Бу - аграрийлар тормышында бик мөһим чор. Комбайннарга да, механизаторларга да йөкләнеш бик зур. Иң мөһиме, һава торышы-климат шартлары гына уңай булсын. Әмма куркынычсызлык техникасы, хезмәткәрләрнең эш шартлары, аларны ашату, стимуллаштыру, түләү мәсьәләләре – боларның барысы да сезнең контрольдә булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ягулыкка бәйле вазгыятьнең контрольдә тотылуына ышангач, ТР Рәисе: «Һәм, әлбәттә, безнең бурыч – август аенда бөртеклеләрнең төп өлешен җыеп алу», - дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта, ул «киләчәк уңышны формалаштыру» турында да онытмаска өндәде: көзен 500 мең гектарда чәчү эшләрен башкару күздә тотыла, шуның 474 мең гектары – бөртекле культуралар.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыклары белән бергәләп, вазгыятьне контрольдә тотарга һәм урып-җыю кампаниясен вакытында тәмамлау өчен резервлар җәлеп итү мәсьәләләрен оператив рәвештә хәл итәргә тиеш.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России