Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

«Актаныш-информ»ның веб-мөхәррире Ләйсән Газизова: «Медиа Сабантуй»ны көтеп алдык

0

Саба районында узган «Медиа Сабантуй» хакында «Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалы веб-мөхәррире, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова чараның медиатармак өчен мөһимлеген ассызыклап үтте һәм җитәкчелеккә рәхмәтен белдерде.

«Медиа Сабантуй» бик матур итеп узып китте. Безнең өчен мондый бәйрәм беренче тапкыр 2022 елда шулай ук Сабада, аннары 2023 елда Питрәчтә үткән иде. Быел «Медиа Сабантуй»ны көтеп алдык. Шундый җыр да бар бит, «очраштыра-кавыштыра Сабантуй!» Бу чарада бик күп танышларымны очраттым. Хәзер без югары тизлек белән барган заманада яшибез. Сөйләшүләр дә сирәк, мессенеджерлар аша кыска-кыска хәбәрләр җибәрәбез дә, шуның белән коллегалар белән аралашу тәмамлана», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-информ» өчен Ләйсән Газизованың шәхси архивыннан тәкъдим ителде

Шулай ук ул биредә журналистика өлкәсендә хөрмәт күрсәтелүен билгеләп үтте.

«Бер генә мисал китерәм, студент вакыттан ук дус булган, әлеге вакытта «Татмедиа»ның Әгерҗе филиалында хезмәт куючы Миләүшә Ягъфәрованы күреп алдым. Танышуыбызга 25 елдан артык. Ул да мине әллә каян ук танып алды. Рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып, кочаклашып үзебезнең студент елларны, укытучыларны бергәләп искә алдык. Мондый очрашулар шулкадәр рухи байлык бирде. Аннары иң истә кала торганы: «Татмедиа»ның һәр филиалыннан хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бик күп журналистлар, СММ-белгечләр, веб-мөхәррирләр, машина йөртүчеләргә кадәр сәхнә түрендә хөрмәтләүгә лаек булды», – ди ул.

Сөйләшү барышында әңгәмәдәш, алга таба да журналистларга мондый ихтирам дәвам итүе мөһимлеген дә әйтте. «Гади, һәр көннәре республика, халык өчен тырыш һәм фидакяр хезмәттә үтә торган кешеләрне олылау, аларга рәхмәт белдерү дә игътибарга лаек. Аларның канәгатьлек хисе, шатлыклы елмаюлар бөркелеп торган йөз белән сәхнәдән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тотып төшүләре дә һаман да күз алдымда тора. Иҗат әһеле шундый бит, аның хәтта аздан да күңеле була. Мондый хөрмәтләүләр алга таба дәвам итсен иде. Сабага сокланып кайттым. Тырыш халык яши икән, табигате дә матур», – диде ул.

Ләйсән Газизова шулай җитәкчелеккә, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка һәм барлык оештыручыларга рәхмәт җиткерде һәм бу көнне журналист халкы көннең геройлары булуын билгеләп үтте.

  • Ләйсән Газизова – 25 ел чамасы журналистика тармагында эшли. 18 ел «Актаныш авазы» телевидениесенең диктор-хәбәрчесе була, аннары Актаныш районы башлыгының матбугат хезмәтендә хезмәт куя. Республика журналистлары өчен оештырылган бәйгеләр лауреаты. «Хакимият сәгате», «Кыйбла», «Авылларыбыз-байлыгыбыз», «Алма-бирмә» һәм башка рубрикалар авторы.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России