Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Мамадыш журналисты Алсу Спиридонова Питрау турында: Халык өчен шундый олы бәйрәм

0

Мамадыш районында 27нче мәртәбә узган Республикакүләм Питрау бәйрәме барышында Мамадыш районыннан журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Россия Федерациясе һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Алсу Спиридонова да фикерләре белән уртаклашты.

«Мин керәшеннәрнең Питрау бәйрәме бездә үткәрелә башлаудан бирле яктыртып йөрим. Үземнең ирем дә керәшен, керәшен хатыны бит мин. Җанымның яртысы керәшен, дигәндәй. Бик яратам җәйнең шундый кояшлы айларында, җәйнең эссе челләсендә үткәрелә торган шушы бәйрәмне. Мондагы рәхәтлек, биредәге хозурлыкны сөйләп кенә, язып кына бетерә торган түгел! Баштарак зур булмаган форматта гына уздырыла башлаган иде. Моның масштабын күзаллау гына да ни тора. Монда 50-60 меңнән артык кеше дә килде. Халык өчен шундый олы бәйрәм, керәшеннәр рәхәтләнеп бәйрәм итеп күрсәтә», – диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш, Питрауны иң күркәм бәйрәм булуын ассызыклады. «Моннан да күркәм бәйрәм юк дөньяда. Әлбәттә, елдан-ел Питрауның киңрәк масштабларда үтүенә дә шатланам. Нинди генә милләт вәкилләре килми. Һәм һәр кеше бу бәйрәмне яратып, үз итеп китә. Шундый ихлас шатлыклы, чын күңелдән үткәрелә торган бәйрәм тантанасы. Зур вакыйга», – дип билгеләде Спиридонова.

Республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивале булган Питрау кунакларын бәйрәм үзенчәлекләре белән Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан һәм Алсу Спиридоновларның кызы Алисә Әгълиева таныштырды.

  • Алсу Спиридонова – «Татмедиа» АҖ «Мамадыш-информ» мөхәрриятенең матбугат ветераны, «Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен» медале иясе һәм республика журналистларының «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России