6 августта Казаннан Геленджикка туры авиарейслар ачыла
Август башында Казаннан һәм Екатеринбургтан Геленджикка даими авиарейслар ачыла. Бу хакта ТАСС агентлыгына Red Wings авиакомпаниясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Red Wings авиакомпаниясе Геленджикка туры рейсларга билет сата башлады. 6 августта – Казаннан-Геленджик, ә 8 августтан Екатеринбург-Геленджик авиарейсы пассажирларга хезмәт күрсәтә башлаячак», - дип ачыклык керттеләр компаниядә.
