Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Россиядә балалы гаиләләр өчен 18 айга кадәр ипотека каникуллары кертергә мөмкиннәр

0

Россиядә балалы гаиләләргә ипотека өчен түләүләрдән 18 айга кадәр кредит каникуллары бирә башларга мөмкиннәр. Документны РФ Финанс министрлыгы әзерләгән, ә кичә, 21 июльдә, аны Хөкүмәтнең закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе хуплаган. Бу хакта РФ Хөкүмәтендәге чыганакларга сылтама белән «Известия» газетасы яза.

Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев аңлатканча, ипотека кредиты түләүченең баласы туган яки уллыкка бала алган очракта ташламалы чор бирүгә хокукы барлыкка киләчәк. Әмма беренче бала туган яки уллыкка алынган очракта ипотека каникуллары алу өчен кайбер таләпләрне үтәргә кирәк булачак.

«<...> кредит түләүченең керемнәре яңа балалар туганчы булган уртача айлык кереме дәрәҗәсе белән чагыштырганда 20 проценттан күбрәккә кимегәнен расларга кирәк. Шул ук вакытта кредит килешүе буенча даими түләүнең күләме аның уртача айлык кеременең 40 процентыннан да ким булмаска тиеш», – дип аңлатты эксперт.

Икенче һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алынган гаиләләргә исә ипотека каникуллары алу өчен өстәмә шартлар үтәргә кирәк булмаячак.

Новелла кабул ителгән очракта, беренче баласы туган яки уллыкка алынган гаиләләргә кредит каникуллары бирү срогы алты айдан, ә икенче һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алынган гаиләләргә – 18 айдан артык булмаячак.

Финанс оешмалары әлеге чорның 7нче аеннан 18нче аена кадәр кредиттан файдаланган өчен процентлар исәпли ала. Мондый каникулларны ипотека кредиты гамәлдә булган вакыт дәвамында бер тапкыр рәсмиләштерергә мөмкин булачак.

РФ Финанс министрлыгы бәяләвенчә, Россиядә яшәүчеләрнең 39 проценты матди хәле һәм торак шартлары аркасында якын арада бала табарга җыенмый.

Элегрәк Финанс министрлыгында гаилә ипотекасын теркәлү урыны буенча бирү тәкъдимен хупладылар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России