Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Айдар Метшин йортсыз хайваннардан яклаучы эшче төркеменең форматын киңәйтергә чакырды

0

Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айдар Метшин Думаның йортсыз хайваннар һөҗүменнән яклауга юнәлтелгән законнарны камилләштерү тәкъдимнәрен әзерләү буенча эшче төркеме утырышында төркемнең исемен үзгәртергә тәкъдим итте. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Депутат фикеренчә, төркемнең исеменә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт турында сүз өстәргә, шул рәвешле аның эш форматын тулыландырырга кирәк.

«Без коллегалар белән бу өлкәдә законнарны камилләштерү юнәлешендә эзлекле рәвештә эшлибез, барыннан да элек хуҗаларның үз этләренә карата җаваплы мөнәсәбәте мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез. Без нәкъ менә хуҗасы булган этләр хуҗасыз хайваннар санын «тулыландыручы чыганак» булуын аңлыйбыз», - диде Айдар Метшин.

«Димәк, сүз кешеләрне этләрдән яклау турында гына түгел, ә күп очракта этләрне кешеләрнең җавапсызлыгыннан яклау турында да. Бу акцент чагылдырылырга тиеш», - дип ассызыклады ул.

Эшче төркем 2025 ел башында кешеләргә, шул исәптән балаларга этләр һөҗүм итү очракларыннан соң булдырылды. Төркемнең тугыз утырышы узды.

Кичә, 21 июльдә, узган очрашуда 16 закон чыгару инициативасы тәкъдим ителде. Аларның бишесе Дәүләт Думасына карауга кертелгән. Тәкъдимнәр арасында – йортсыз хайваннарны элек яшәгән урыннарына кайтаруны тыю, төбәкләрнең оператив карарлар кабул итү мөмкинлеген киңәйтү, балаларга һәм исерек хәлдәге затларга куркыныч токымлы этләрне урамга алып чыгып йөртүне тыю, шулай ук йорт хайваны югалу турында өч көн дәвамында мәҗбүри тәртиптә хәбәр итү тәлабен билгеләү.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России