Суд махсус операциядә һәлак хәрбинең кызын варис итеп таныды
Казанның Вахитов районы прокуратурасы әтисе махсус операциядә һәлак булган 12 яшьлек кыз белән бәйле хәлне тикшергән.
Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, әтисе үлгәннән соң бала ятим калган – ә әтисенең милек – йорты һәм җир кишәрлеге баланың әбисенә күчкән. Кыз яше аркасында милеккә хокукларын белдерә алмаган.
Прокуратура баланың мәнфәгатьләрен яклау өчен судка дәгъва биргән. Азнакай шәһәр суды таләпләрне канәгатьләндергән: кызны законлы варис дип таныдылар, әтисе милкенә аның хокукын рәсми рәвештә расладылар.
Хәзер бала мирасның үзенә тиешле өлешен алачак.
