Татарстан Туниста узган Халыкара кулинария турнирында икенче урын яулады
9-11 июльдә Туниста IFSA халыкара күргәзмәсе һәм Carthage шеф-поварлар кубогы узды. Турнирда беренче тапкыр Татарстаннан яшь шеф-поварлар катнашты һәм икенче урын яулады. Анда барлыгы 16 ил көч сынашты. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Арина Потапова.
«Без, алдынгы республика буларак, бу турнирда Россияне тәкъдим иттек. Мондый чаралар өчен кирәк булган махсус җайланмаларны алып килдек. Безнең тармак динамик рәвештә үсә, без дөньяның барлык алдынгы илләре белән көндәшлек итә алабыз. Без призлы урыннар яулыйбыз һәм бу тенденцияне саклап калырга телибез», - дип сөйләде Гаязов.
Ул билгеләп үткәнчә, Казан Россиянең гастрономия башкаласы статусына ирешергә тели. Аның сүзләренчә, киләсе елда Татарстан башкаласы Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак, һәм республика халыкара аудиториягә үзенең мәдәни коды турында нәкъ менә гастрономия аша сөйләргә тиеш. Халыкара турнирда катнашу Татарстанның гастрономия туризмы үзәге буларак позициясен ныгытты, дип өстәде ул.
Республика делегациясе составында ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Михаил Шәрипов һәм Казанның «Умай» рестораны шеф-повары Рөстәм Рәхимов бар иде. Алар чарада мәртәбәле кунаклар һәм экспертлар буларак катнашты. Рөстәм шулай ук ярышларда да көч сынашты һәм турнирның төп призы – Carthage шеф-поварлар кубогы өчен көрәште.
«Безне Африка ягы чакырды. Татарстанга карата зур кызыксыну белдерделәр. Катнашучы илләр арасында Малайзия, Индонезия, Иран, Гыйрактан көчле командалар бар иде. Илләр барысы да безгә карата җылы мөнәсәбәт күрсәтте. Без мактаулы икенче урын яуладык. Рөстәм вице-чемпион булды, аны ярышның хуҗалары гына узып китте», – дип өстәде Михаил Шәрипов.
Яшь поварлар гастрономия чарасына Казанда язын узган Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара Ислам илләре яшь поварлары турниры уңышы нәтиҗәсендә чакыру алды.
Рөстәм Рәхимов сөйләгәнчә, иң мавыктыргыч этапларның берсе Black Box Challenge конкурсы булган. Анда шеф-поварлар дүрт сәгатьтә билгесез ингредиентлардан төп ризык, өч гарнир һәм соус әзерләргә тиеш булган.
«Продуктлар арасында балык, сибас, киви, шампиньон, базилик, бөтнек, цукини, шпинат, каймак, йомырка һәм тәмләткечләр бар иде. Әлеге продуктлардан сигез порция ризык әзерләргә кирәк иде. Балыкны чистартуга күп вакыт китте. Мин рулет ясамакчы идем. Татар аш-суы символикасы белән «кияү пәрәмәче»нә охшаган кечкенә тарталеткалар ясадым, эчлеккә киви салдым. Үземнең заманча җайланмаларымны алып барган идем, алар миңа конкурста ярдәм итте», - диде ул.
