Буа дәүләт драма театры бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Бүгенге көн драматурглары әсәрләренә спектакльләр бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды – җиңүчеләр арасында Буа дәүләт драма театры да бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында Россиянең тарихи вакыйгаларын, ил халкының, махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннарының батырлыкларын чагылдырган спектакльләргә аерым игътибар бирелде.
Проектка бөтен илдән профессиональ бергәлек вәкилләре кушылды. Конкурста катнашу өчен Хабаровск краеннан алып Курск өлкәсенә кадәр 29 төбәктән 51 гариза кабул ителгән.
Катнашучыларны театр сәнгатенең әйдәп баручы эшлеклеләреннән торган эксперт комиссиясе бәяләде. Конкурс процедурасы йомгаклары буенча 17 спектакль сайлап алынды, шуларның сигезе махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган. Спектакльләр арасында шул исәптән «Драма вакыты» конкурсында җиңүче авторларның пьесаларына куелган тамашалар да булды.
Сайлап алынган театрларга яңа спектакльләр кую өчен финанс ярдәме биреләчәк. Премьералар 1 августтан 1 декабрьгә кадәр көтелә.
Мондый конкурсларны уздыру «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максат һәм бурычларына туры килә.
