Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Галимә Чулпан Зарипова-Четин Бохарада Мөхәммәт Мәһдиевның әсәре турында чыгыш ясаган

0

Төркиянең Карс шәһәрендә урнашкан Кавказ университетының Чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында эшләүче галимә, филология фәннәре докторы, профессор Чулпан Зарипова-Четин Ибн Сина Бохара дәүләт медицина институты (Үзбәкстан), Сәламәтлек фәннәре университеты (Төркия) һәм Төркия хезмәттәшлеге һәм координация агентлыгы (TİKA) үткәргән «Сәламәтлек өлкәсендә тел һәм әдәбиятның әһәмияте» исемле халыкара симпозиумда катнашкан.

«Галимә чыгыш өчен әсәрләре аша татар халкының рухын, милли һәм мәдәни кыйммәтләрен бөтен дөньяга танытуны максат итеп алган, барлык әсәрләре туган җирен һәм гади, акыллы, юмарт, алтын куллы якташларын сагыну белән сугарылган олуг әдип, якташы Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә» повестен сайлаган», – дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

«Мин аның бу әсәренә күптәннән, студент елларымнан бирле гашыйк. Чөнки үзем дә Казан артында, бәрәкәтле Арча җирендә туып үстем. Мөхәммәт Мәһдиевнең якташларының урып чәчкән, торналар төшкән Масра басуы – әниемнең туган авылы, минем дә балачакта еш кына җәй көннәрендә әби белән бабай янына кунакка кайтып йөргән Масра авылы басуы. Әдипнең туып үскән Гөберчек авылы исә әниемнең апасы килен булып төшкән һәм безне хәл белергә кайткан саен тәмле сыйлар белән кунак иткән, әсәрдә дә еш телгә алынган Сикертән авылына бик якын», – дип сөйли Чулпан Зарипова-Четин.

Аның әйтүенчә, шуңа күрә бу повестьтә тасвирланган яшәү рәвеше, милли кыйммәтләр һәм авырган вакытта әбиләрнең дәвалау өчен кулланган ысуллары кечкенәдән таныш. «Үзем күреп беләм. Әсәрдә телгән алынган халык медицинасына карата мәгълүматларның күбесен тикшеренү процессында Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә эшләгән галимнәрнең хезмәтләрендә табуым да аеруча кызыклы булды», – дигән галимә.

Чулпан Зарипова-Четинның «Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестендә халык медицинасы (фитотерапия) исемле чыгышы үзбәк, төрек, казак һ.б. илләрдән килгән галимнәрдә зур кызыксыну уяткан, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России