Казанда Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы ачылды
Казанда Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы ачылды. Биредә татарстанлылар «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге республика Рәисен сайлауга тәкъдим иткән кандидат турында, аның эшенең юнәлешләре һәм казанышлары хакында мәгълүмат ала ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Штаб ачылу белән бергә штаб.онлайн сайты да эшли башлады. Әлеге ресурста шулай ук кандидат, аның казанышлары, программасының төп юнәлешләре турында мәгълүмат табарга мөмкин. Моннан тыш, сайтта штабка шәхсән мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр өчен контакт белешмәләр күрсәтелгән.
Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый ярдәм штабы Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресында урнашкан. Ул дүшәмбе-җомга 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 8 (939)333-30-99.
