Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Балтачта Гәбделнур Хөсәенов төзекләндергән «Нурзидә» чишмәсе бәйрәме булды

0

Балтач районы Байлар Сәрдегәне авылында VI мәртәбә Чишмә көне «Нурзидә» бәйрәме булды.

«Нурзидә» чишмәсен 2013 елда Байлар Сәрдегәне авылында яшәүче Гәбделнур Хөсәенов казып чыгара һәм яңарта башлый. Башта бу җидесе җиде якка ага торган кечкенә чишмә була. Аларны барысын бергә кушкач, олы бер чишмә барлыкка килә. Аны җиделе санын истә тотып, Гәбделнур әфәнде әнисе хөрмәтенә «Нурзидә» дип атый. 2017 елга чишмә тәмам төзекләндерелеп бетә.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Чишмә көненә килгән кунаклар Байлар Сәрдегәнендә яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады.

«Монда очрашуга бик шатмын, Аллаһы Тәгалә үзенең җәннәтендә дә шулай очрашырга насыйп итсен иде. Пәйгамбәребез (с.г.в) җәннәткә керүнең бер юлы үзара якын булу, аралашу һәм бер-береңә карата яхшы мөгамәләдә тору дип атый»,- диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Габделнур Хөсәеновлар гаиләсенә, туганнарына зур рәхмәтен белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Ильфар хәзрәт Хәсәнов та барлык килүчеләрне бәйрәм белән котлады.

«Без гаҗәеп саваплы, гыйбрәтле чарада – Чишмә бәйрәмендә катнашабыз. Бүген бик матур күренеш - чишмәләрдән су эчтек, дус-туганнар очрашты. Аллаһы Тәгалә шушы нигъмәтебездән аермыйча, сәламәтлегебезне кадерләп саклап, күңел тынычлыгыннан аермыйча тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп итсен иде», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та бар иде.

«Бу олуг «Нурзидә» чишмәсе бәйрәме бүгенге көндә Республикада гына түгел, төбәкара аерым милли мәдәни җыенына күтәрелде. Иң сөенечлесе – без XIX гасыр ахыры, XX гасыр бары иганәчеләре, мәгърифәтчеләре турында сөйлибез, алар мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гәҗитләр чыгарганнар. Ә бүгенге көн хәйриячеләре турында әз сөйлибез. Бүген исә рәхмәтләребезне Хөсәеновлар гаиләсенә, туганнарына әйтәсебез килә. Әлеге җыенда очрашулар тагын күп булсын», - диде ул, һәм Габделнур Хөсәеновның әнисе – Нурзидә Хөсәеновага Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлегенең иң зур бүләген – медален тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Балтачлар алар һәрвакыт алдан бара, алар үз вакытында шушы түбәтәйләре белән танылган булса, шул ук вакытта балалар сабан туе һәм чишмәләре белән атаклы. Бу чишмә үзенең аеруча тәмле суы белән аерылып тора. Габделнур әфәнде, сезгә дә, газиз әниегезгә дә саулык-сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә шушындый чараларда очрашырга, татулыкта яшәргә язсын», - диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шулай ук барлык килүчеләрне бәйрәм белән Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та котлады.

«Әлбәттә, безгә, шәһәрдә яшәгән кешеләргә, авылга, дини милли бәйрәмнәрдә катнашу – зур шатлык, Гәбделнур, сезгә, гаиләгезгә, туганнарыгызга бик зур рәхмәт!» - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Чын күңелдән барыгызны да шушы Чишмә бәйрәме белән тәбрик итәм, саулык-сәламәтлек, тынычлык телим. Бу бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык авылдашларга, райондашларга рәхмәт! Барлык кайткан кунакларга да килүләре өчен рәхмәт» -, диде чараны оештыручы Гәбделнур Хөсәенов, һәм чараны оештырырга ярдәм итүчеләргә бүләкләрен тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Бәйрәм милли уеннар һәм матур концерт номерлары, татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России