27 июльдә Татарстанда бераз яңгыр һәм кинәт исә торган җил көтелә
27 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көн дәвамында көнчыгышта бераз яңгыр яварга мөмкин.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, атмосфера шартлары төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил белән аралашып барачак, урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәя.
Һава температурасы көндез +19..+24 градус тәшкил итәчәк.
