«Хәрби кардәшлек»нең Түбән Кама бүлеге шәһәр халкын хәтер акциясендә катнашырга чакыра
«Хәрби кардәшлек»нең Түбән Кама бүлеге локаль конфликтларда һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең мемориаль җирләү урыннарын тәртипкә салу буенча акция уздырачак. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Чара агымдагы елның 30 июлендә 10:00 сәгатьтә шәһәр зираты территориясендә һәлак булган чаңгы батальоны сугышчылары һәйкәле янында узачак. Акциягә теләгән һәр кеше кушыла ала.
Катнашу өчен түбәндәге шәхси саклау һәм җыештыру предметлары булырга тиеш: резина перчаткалар, калдыкларны җыю өчен полиэтилен пакетлар, бакча-парк инвентарьлары (тырмалар, секаторлар).
Чараны оештыруга бәйле сораулар буенча +7 953 487-94-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
