Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары нәзарәттән һәм партнерлардан грантлар алды

0

Болгарда узган XX юбилей Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Иң перспективалы стартапларның 17 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру өчен финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм алачак. Форумда проектларны яклау тәмамланганнан соң катнашучыларга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр грант сертификатлары тапшырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектларны сайлап алганда жюри түбәндәге критерийларны исәпкә алды: идеянең актуальлеге һәм социаль әһәмияте, аны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, чараларның проектның максатларына һәм бурычларына туры килүе, гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, инновациялелек һәм уникальлек, бюджетның чынбарлыкка туры килүе һәм планлаштырыла торган чыгымнарның нигезле булуы.

Иң уңышлы проектлар булып түбәндәгеләр танылды:

1) «Мөселманнар өчен яшүсмерләр подкасты «НЕтрудный подросток» – интернетта мөселман яшүсмерләре өчен үзләре тарафыннан ясалган видеоматериаллар, роликлар һәм подкастлардан торган медиаресурс.

2) Мөселман яшьләре өчен онлайн «Финик» журналы.

3) «Свет души» ислам өстәл уены.

4) Ислам дөньясын өйрәнү үзәге – яшьләрне фәнни тикшеренүләргә, белем алуга һәм белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән, төрле чаралар һәм очрашулар уздыруны күздә тоткан проект.

5) «Балалар – безнең киләчәгебез» рухи-әхлакый тәрбия курслары – Оренбург өлкәсендә балалар өчен җәйге курслар оештыру башлангычы.

6) «Проактивность – основа успешной исламской семьи» тренинглар комплексы – Алабуга шәһәрендә кызлар өчен белем алуга юнәлдерелгән чараларны күздә тота.

7) «Нурлы балалар» ял көне мәктәбе – Башкортстанда балалар лагерьларын оештыру.

8) Яшь дизайнерлардан «SalaPhone» намаз уку капсуласы.

9) Кырым Республикасы мөселман яшьләре форумы.

10) Тулы булмаган, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдәге балалар өчен «Сестринский круг» көндезге лагере.

11) Чукрак кешеләр өчен «Ислам на жестовом языке» дип исемләнгән ислам терминнары җыентыгы.

12) Сәламәт аяк табаны – өлкән яшьтәгеләр өчен аякка бушлай массаж тәкъдим итү.

13) «Дорога татарской души в Петербурге» экскурсия маршруты.

14) «Шаг к независимости»: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру.

15) Гыйлем нуры: «Нур» мәдрәсәсенә ярдәм итү проекты.

16) «Спасение верующего – намаз»: махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен намазлыклар ясау.

17) «В кругу сестёр» мөслимәләр берләшмәсе.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России