Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров вафат

0

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтен гомерен халык театрларын үстерүгә һәм саклап калуга юнәлдергән Камил Зиннәт улы Саттаров вафат булган, дип хәбәр итә «Татмәдәниресурсүзәге» сайты.

«Сәнгать дөньясына урау юллар аша килгән Камил Зиннәт улы, заманында Ленинградта СССР профсоюзлары Югары мәктәбенең театр бүлегенә режиссерлыкка укырга керә. Монда аңа Георгий Товстоногов, Кирилл Лавров, Алиса Фрейндлих, Татьяна Доронина кебек бөек режиссерлар, СССРның халык артистлары белем бирә.

Режиссер буларак беренче мәртәбә ул Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» әсәрен сәхнәләштерә.

Камил Саттаровның максаты – театр ярдәмендә ана телебезнең бөтен хиссиятен, нечкәлеген, миллилеген саклап калу, аларны яшь буынга җиткерү иде.

Камил Саттаровның кырыктан артык зур күләмле, төрле милләт драматургларының пьесаларын сәхнәләштерүен һәм үзенең артист буларак 80нән артык образ иҗат итеп, меңнән артык спектакль һәм концертларда катнашып чыгыш ясавын искә төшерсәк, аның гомере моңлы бер җырга тиң икәнен белербез.

Камил Саттаров I Бөтенсоюз үзешчән сәнгать фестиваленең лауреаты була, алтын медаль белән бүләкләнә.

Үзенең дәвамчылары – шәкертләре белән дә горурлана Камил абый. Аның театр мәктәбен 500дән артык кеше узган. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Әсхәт Хисмәтов, Минзәлә Татар драма театры артисты Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар. Туфан Миңнуллин аны «Халык театрларының атасы!» дип, Хәй Вахит белән Аяз Гыйләҗевның «Халык театрларының профессоры» диюләре бик хак сүз дә, иң югары бәя дә!

Ә халкы күңелеңә яктылык сирпеп, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә тырыш хезмәте белән үз исемен алтыннан язган шәхесләрнең гомере – мәңгелек! Хезмәттәшебезнең авыр туфрагы җиңел булсын!», – диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России