Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Әлки мөхтәсибәтендә Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үттеләр

0

26 июльдә Әлки районының Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилей чарасына хөрмәтле кунаклар килде, алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, шулай ук дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр бар иде. Үз чыгышларында алар әлеге тарихи мәчетнең күп еллар дәвамында дин тотучыларның рухи үсеше өчен хезмәт итүен теләде.

Мөфти Камил хәзрәт Коръән аятьләрен укыды һәм дин тотучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Ул шулай ук һәр мөселман тормышында мәчетләрнең мөһимлеген ассызыклады. Камил хәзрәт авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм авылның танылган шәхесләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, алар арасында мәчетне саклап калуга зур өлеш кертүчеләр дә бар.

Бу мәчетнең тарихы шунысы белән игътибарга лаек: аның ишекләре совет чорында да дин тотучылар өчен ачык булган.

Кунаклар мәчет музее экспозициясе белән таныштылар, анда дини китаплар, шәмаилләр, шул исәптән әлеге мәчетнең беренче ярымае саклана. Боларның барысы өчен дә мәчет имамы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, авыл халкына ислам нигезләрен өйрәтүче Илдар хәзрәт җаваплы.

Мәчетнең юбилей тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре, мәчеткә кереп, өйлә намазын укыдылар. Аны мөфти Камил хәзрәт үткәрде.

Әлки мөхтәсибәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашты. Очрашу барышында мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында да фикер алыштылар.

Мөфти Камил хәзрәт һәм район башлыгы Базарлы Матак авылында узган елның августында ачылган «Өмет» мәчетендә дә булды.

Бүгенге көндә Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России