2060 елга Казан аэропортыннан Чаллыга кадәр тимер юл төзиячәкләр
Татарстанда Казан аэропортыннан Чаллыга кадәр тимер юл төзиячәкләр. Ул якынча 2060 нчы елларда барлыкка киләчәк, дип белдерде бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «Муниципаль сәгать»тә республиканың Киңлекне планлаштыру институты директоры Олег Григорьев.
«Тимер юл мастер-планга һәм төзәтелгән генераль планга кертелгән. [Ул] аэропорт юлының Сокурыга һәм аннан алга таба дәвамы булачак. Лаеш, Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Чаллыны колачлаячак. 2060 нчы елларда бездә Горький һәм Куйбышев тимер юллары арасында менә шундый бәйләнеш барлыкка килер, дип өметләнәм», - дип сөйләде ул.
Киләчәктә тимер юл элемтәсе Лаеш районында төзеләчәк «Казан-Марина» курорт үзәген дә колачлаячак.
