Татарстанда бүген көндез +27 градус җылы була, явым-төшем көтелми
Татарстанда 31 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем булмый.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, җил төньяк-көнчыгыш юнәлештә, тизлеге секундына 5-10 метр. Көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез максималь температура +22дән +27 градуска кадәр булачак.
