Володин августта үз көченә керә торган төп законнар турында сөйләде
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин августта үз көченә керә торган төп кануннар турында сөйләде. Бу турыда ул Telegram-каналда язган. РИА Новости агентлыгы шул хакта хәбәр итә.
Хәзер банклар яшүсмерләргә әти-әниләренең ризалыгы белән генә счет ачачак, ә смс-хәбәрләрдән элемтә операторына гариза язып баш тартырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, хәрбиләр җирләнгән каберләрне, шулай ук Ватанны һәм аның мәнфәгатьләрен саклап һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерә торган башка объектларны мәсхәрә иткән өчен җинаять җаваплылыгы кертеләчәк. Максималь җәза - биш елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Шулай ук махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен БДИ нәтиҗәләренең гамәлдә булу вакыты озайтыла. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннарын судка мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасын түләүдән азат иттеләр.
Моннан тыш, зур күләмдә маркировкаланмаган алкоголь һәм тәмәке әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.
