«Ак Барс» хоккейчылары яңа сезонга әзерлек башлады
Команданың социаль челтәрләрендә хәбәр ителгәнчә, 31 июльдән 2 августка кадәр «Ак Барс» уенчылары Казанда сәламәтлек тикшерүе узачак. 6 августта Әлмәттә «Нефтяник»ка каршы беренче контроль матч көтелә.
14 августта казанлылар үз бозында «Нефтехимик», ә 19 августта Тольяттида «Лада» белән очрашачак.
Сезон алды әзерлекнең соңгы атнасын казанлылар Мәскәү һәм Санкт-Петербургта үткәрәчәк. 22 августта Мәскәүдә «Динамо» белән уен, ә 25–26 август көннәрендә Н.Г. Пучков истәлегенә багышланган турнирда катнашу көтелә. Соңгы контроль уен 30 августта Түбән Камада «Нефтехимик»ка каршы узачак.
Фото: © ХК «Ак Барс» (Казан) - рәсми сайты
КХЛның 2025/26 сезонын «Ак Барс» 6 сентябрьдә Металлург Магнитогорск хоккей командасына каршы уен белән башлап җибәрәчәк.
