Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2025

Эчке эшләр министрлыгы Татарстан юлларындагы вазгыять турында: Аварияләр саны арта

0

Татарстанда ел башыннан 1750 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 58 очракка күбрәк. Республика юлларында һәлак булучылар саны һәм юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре турында бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләгәнчә, ел башыннан 161 кеше юл-транспорт һәлакәтендә үлгән, 2132 кеше зыян күргән.

«Июль аенда гына да 317 юл-транспорт һәлакәте булды, анда 39 кеше һәлак булды, 358 кеше зыян күрде», - диде ул.

Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада ел башыннан балалар катнашында 247 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 265 балигъ булмаган бала имгәнгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 15 балага күбрәк. Кызганычка, җиде бала һәлак булган.

«Һәлак булган җиде баланың алтысы пассажир булган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көн саен балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү юнәлешендә эшли. Моннан тыш, агымдагы елның 14-24 июлендә республика территориясендә «Бала – төп пассажир» оператив-профилактик чарасы уздырылды. 11 көндә балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуның 808 очрагы теркәлде», - дип сөйләде Дамир Бикмөхәммәтов.

Ул шулай ук каршы як полосага чыгу сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре аеруча авыр нәтиҗәләргә китерә, дип белдерде. Машина йөртүчеләр 7,5 мең сумлык зур штраф, хәтта ярты елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү янауга карамастан, каршы як полосага чыгарга тәвәккәлчелек итә. Рецидивистларны исә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шулай ук интернетта юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында күпсанлы фейклар таралу турында да әйтеп узды.

«Хәзер интернетта дөрес булмаган мәгълүмат, ялган хәбәрләр бик күп. Без халыкны социаль челтәрләрдә таратыла торган мондый мәгълүматка ышанмаска чакырабыз. Рәсми чыганакларда – Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе сайтында урнаштырылган мәгълүматларга гына ышанырга була. Әлеге чыганакларда гына дөрес мәгълүмат табарга мөмкин», - дип билгеләде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең пропаганда бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Рамил Әхтәмҗанов.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России