Түбән Камада булачак әниләр өчен дәресләр үткәрелә
Түбән Камада 6 августта 13.00 сәгатьтә 2нче балалар поликлиникасының актлар залында булачак әти-әниләр өчен «Әниләр мәктәбе» белем бирү чарасы узачак. Ул түләүсез үткәрелә. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Чара программасында балалар сәламәтлеген саклауның әйдәп баручы белгечләренең лекцияләре бар. Врач-неонатолог Иляна Хафизова яңа туган баланы беренче елда карау үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Поликлиника мөдире Эльмира Хафизова имезүче аналарның туклануга кагылышлы мөһим мәсьәләләрен яктыртачак. Педиатр Патимат Абделхәлимова балаларда ОРВИ профилактикасы һәм салкын тию сезонына әзерлек буенча киңәшләр белән уртаклашачак.
Кыйммәтле мәгълүматтан тыш, «Әниләр мәктәбе»ндә катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны да бирә алачак, диелгән хәбәрдә.
