Синоптик августта Татарстанда көчле яңгырлар турында кисәтә
Августта Татарстан территориясендә явым-төшемнәр күп булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, айның беренче яртысында Татарстанда, шул исәптән Казанда да, көчле яңгырлар көтелә.
«Август уртасына һәм ахырына явым–төшем күләме сизелерлек кими, яңгырлар туктарга мөмкин», - диде синоптик.
