Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде

0

Бүген, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көнендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан ителде. Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.

«Безнең республикада шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү – бик мөһим юнәлеш. Бу мәсьәләгә хөкүмәтнең карашы бик уңай һәм бу юнәлеш аерым контрольдә тотыла. Роберт Миңнуллин исемен мәңгеләштерү мәсьәләсенә килсәк, Республика балалар китапханәсенә аның исеме бирелде, шагыйрь яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Татарстан һәм Башкортстан республикалары катнашында Роберт Миңнуллинның туган авылында бюст куелды һәм музей ачылды», – диде әлеге темага багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен Роберт Миңнуллин исемендәге иң яхшы әдәби әсәргә конкурс – шагыйрь исемен мәңгеләштерүнең тагын бер юнәлеше икәнлеген ассызыклады министрлык вәкиле.

Конкурс Татарстан Язучылар берлеге һәм Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә үткәрелә.

Дамир Натфуллин авторларның әсәрләре псевдонимнар белән кабул ителүенә басым ясады. Алдагы елда да шулай булган, бу тәртип быел да кулланылачак. «Конкурсның бәйсезлеген саклау өчен жюри әгъзалары авторларны белмәячәк», диде ул.

Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә:

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре» (повесть яки хикәя):

I урын - 100 мең сум;

II урын - 80 мең сум;

III урын - 60 мең сум;

«Әкият» жанрындагы иң яхшы әдәби әсәр:

I урын - 90 мең сум;

II урын - 70 мең сум;

III урын - 50 мең сум;

«Балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»:

I урын - 120 мең сум;

II урын - 90 мең сум;

III урын - 70 мең сум;

«Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма):

I урын - 80 мең сум;

II урын - 50 мең сум;

III урын - 40 мең сум.

Конкурс эшләре (әсәрләр) электрон рәвештә (PDF форматында) түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: RDetBibl@mail.ru. Әсәрләр кәгазь формада Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә түбәндәге адрес буенча тапшырылырга тиеш: Казан, 420012, Мөштәри ур., 14 йорт.

  • Конкурс балаларның һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатында үткәрелә.
  • Конкурсның бурычлары арасында-балалар һәм яшүсмерләр өчен популяр әдәби әсәрләр иҗат итү; балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыру; заманча балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертергә сәләтле авторларны бүләкләү; яңа талантлы авторларны ачыклау.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России